====="Тормыш сүзләре", "Яхшы хәбәр", "Инҗил җырлары" - Татарстанда сөйләшкән ике төп тел: татар һәм рус / "Слова жизни", "Благая весть", "Евангельские песни" — в Татарстане говорят на двух основных языках: татарском и русском ====

Tatarstan Good News 1

===== / "Тормыш сүзләре", "Яхшы хәбәр", "Инҗил җырлары" - Татарстанда сөйләшкән ике төп тел: татар һәм рус /  "Слова жизни", "Благая весть", "Евангельские песни" — в Татарстане говорят на двух основных языках: татарском и русском /  "Words of Life", "Good News", "Gospel Songs" - Two Major Languages Spoken in Tatarstan - Tatar and Russian ======== read less
Religion & SpiritualityReligion & Spirituality

Episodes

Татар теле - "Терелтелгән Гайсә пәйда була".mp4
Dec 12 2023
Татар теле - "Терелтелгән Гайсә пәйда була".mp4
Татарский язык - "Явление воскресшего Иисуса".mp4 / Tatar Language - "Resurrected Jesus Appears" .mp4 // I КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ ХАТ 15 - Гайсә Мәсихнең үледән терелүе1Имандашлар, үзем сөйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә төшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз. 2Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз котылырсыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз. 3Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде, 4күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелтелде. 5Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә, 6шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде инде. 7Шуннан соң Ул Ягъкубка, аннан барлык рәсүлләргә күренде. 8Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде. 9Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем. 10Әмма хәзер кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән мин шул булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте. 11Әмма кем игълан итүе мөһим түгел – минме яки алармы. Иң мөһиме шул: без шуны игълан итәбез, һәм сез аңа ышандыгыз.
Татар теле - "Гайсәнең үлеме" .mp4
Dec 12 2023
Татар теле - "Гайсәнең үлеме" .mp4
Татарский язык - "Смерть Иисуса".mp4 / Tatar Language - "Death of Jesus".mp4 ИШАГЫЙЯ 52 - Раббының газап чигүче колы13Раббы болай ди: «Менә, Минем колым уңышка ирешер, дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!14Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде: аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган, килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.15Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле, патшалар аның алдында тынып калачак! Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк, ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк». ================ ИШАГЫЙЯ 53 1Без алып килгән хәбәргә кем ышанды? Раббы кулының көче кемгә ачылды?2Раббы алдында ул – нәфис үлән, коры җирдәге тамыр кебек үсте; аның кыяфәтендә без сокланырлык матурлык та, бөеклек тә, безне җәлеп итәрдәй берни дә юк иде.3Кыен күргән, чир-газап татыган ул адәм кешеләр нәфрәтенә дучар ителгән, алар тарафыннан читкә тибәрелгән иде; андый кешедән йөзне читкә борган кебек, аңа да нәфрәт белән карадылар. Безнең алда ул бернигә дә тормый иде.4Ләкин ул безнең сырхауларны үз өстенә алды, авыруларыбызны күтәреп алып китте. Без аны Аллаһы тарафыннан кыйналган, җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык,5ул исә безнең җинаятьләребез аркасында тәненә җәрәхәт алды, гөнаһларыбыз аркасында кыйналды.Аның җәзалануы безгә иминлек, җәрәхәтләре сихәтлек китерде.6Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек – һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның гөнаһларын аның өстенә өйде.7Аны газапларга дучар иттеләр, әмма ул күндәмлек белән аларны кабул итте, авызын ачып берни дәшмәде;чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыманһичбер аваз салмады.8Тотып алып аны хөкем иттеләр. Аның язмышы турында кем уйлап торган?! Тереләр җиреннән ул тартып алынды, халкымның җинаятьләре аркасында үлемгә хөкем ителде.9Каберне аңа яманнар арасында билгеләделәр – аның урыны бай кеше янында булды, гәрчә ул җәбер-золым кылмаса да, теле ялган сүз сөйләмәсә дә.10Раббы аңа газап-сызланулар җибәрергә хәл кылды, кыйналуга дучар итте. Әгәр дә Син, Раббы, аның җанын гаеп йолу корбаны итсәң, ул үзенең токымын күрәчәк, озак яшәячәк, аның аша Раббы ихтыяры тормышка ашачак.11Кичергән газаплардан соң ул яктылык күрәчәк, үз эшенең асылына төшенеп канәгатьләнү табачак. «Минем тәкъва колым күпләрне аклаячак, аларның гөнаһларын үз өстенә алачак, – ди Раббы. –12Үзен үлем кулына тотып биргән, җинаятьчеләр исәбенә кертелгән өчен, Мин аның урынын бөекләр арасында ясармын, һәм табышны ул көчлеләр белән бүлешер. Ул күпләрнең гөнаһын үз өстенә алды,җинаятьчеләрнең яклаучысы, арадашчы булды».
Татар теле - "Хачка билге".mp4
Dec 12 2023
Татар теле - "Хачка билге".mp4
Татарский язык - "Крестное знамение".mp4 / Tatar Language - "Sign on the Cross".mp4 // ЯХЪЯ 1 - Сүз Кеше булды1Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. 2Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. 3Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган. 4Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. 6Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде. 8Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде. 9Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады. 11Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде. 13Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар. 14Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек. 15Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте. 16Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык, 17Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. 18Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.
Татар теле - "Гайсә хачка кадакланды".mp4
Dec 12 2023
Татар теле - "Гайсә хачка кадакланды".mp4
Татарский язык - "Иисус распят".mp4 / Tatar Language - "Jesus is Crucified".mp4 // I КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ ХАТ 13 - Чын мәхәббәт1Кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләп торып та, миндә мәхәббәт юк икән, мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем. 2Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем. 3Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, мәхәббәтем юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде. 4Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми, 5дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый. 6Мәхәббәт ялганга сөенми, ә хакыйкатькә шатлана. 7Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм барысына сабыр итә. 8Мәхәббәт беркайчан да бетмәс – пәйгамбәрлек итүләр дә тукталыр, телләр дә тынар, белем дә юкка чыгар. 9Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит, 10ә камиллек килгәч, өлешчә булганнар югалачак. 11Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым. 12Без хәзер, тонык көзгедәге чагылудай, анык күрмибез, ул вакытта исә турыдан-туры йөзгә-йөз күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә генә, ул вакытта исә Аллаһы мине ничек тулы белсә, мин дә шулай тулы белермен. 13Менә мәңге булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт – аларның иң бөеге.
Татар теле - "Гайсә Пилатка китерелде" .mp4
Dec 12 2023
Татар теле - "Гайсә Пилатка китерелде" .mp4
Татарский язык - "Иисуса приводят к Пилату".mp4 / Tatar Language - "Jesus is Brought To Pilate" .mp4 // ЗӘБУР 23 - Давытның мәдхиясе.1Җир һәм андагы бар нәрсә Раббыныкы, Аныкыдыр җиһан һәм бар тереклек дөньясы.2Җирне Ул диңгезләр өстенә корды, агым сулар өстенә урнаштырды.3Раббы тавына менәргә кем лаек?! Мөкатдәс урынында Аның кем тора алыр?!4Куллары чиста, йөрәге пакь, күңеле ялганга берекмәгән, анты хәйләсез булган адәмнәр5Раббының фатихасын алыр, коткаручы Алласы тарафыннан акланыр.6Менә шундый ул – Раббыны эзләүче, Ягъкуб Алласы хозурына килүче токым.7Әй капкалар, ачылыгыз! Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!8Кем ул шөһрәтле патша? Көчле вә кодрәтле Раббы, сугышта җиңүчән Раббы ул!9Әй капкалар, ачылыгыз!  Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар! Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!10Кем ул шөһрәтле патша? Күкләр Хуҗасы Раббы Үзедер!Шөһрәтле патша Улдыр!